ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Азия-Тын океан төбәге илләреннән йөк төягән Fesco Kazan Shuttle беренче даими контейнер поезды Владивостоктан Казанга килде.

"Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында Татарстан башкаласының Яңа Савин районында Четаев урамы участогын Бондаренко урамыннан алып Әбсәләм урамына кадәр ремонтлап бетерделәр. Эшләрнең озынлыгы 0,407 км тәшкил итте.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Түбән Новгородта ТР Транспорт министры Фәрит Хәнифов һәм Император Александр I исемендәге ПГУПС ректоры Александр Панычев Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һәм «Петербург дәүләт элемтә юллары университеты Александр I» Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек килешүенә кул куйдылар.

 


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь бер көнгә, Казан-1 станциясендә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, шәһәрара поездларның хәрәкәт итү тәртибе үзгәртелә. Казан-1 - Аэропорт - Казан-1 һәм Казан-1 - Сосновка - Казан-1 поездларының маршруты Вахитово  станциясеннән башланып Вахитово станциясендә тәмамланачак.

Казан шәһәренең Вахитов районындагы Товарищеская урамындагы һәм Мәсгут Латыйпов урамындагы участокта җирле юлларны ремонтлау эшләре башланды. Ремонт участогының озынлыгы 200 метрдан артык.

Татарстан Республикасында 2019 елдан торак пунктларга илтүче 30дан артык юл исәпләнә, алар норматив хәлгә китерелде.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Лаеш - Чырпы IV техник категорияле автомобиль юлын ремонтлау эшләре дәвам итә, км 8+225 - км 11+275 км. Участокның озынлыгы 3 чакрымнан артык. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводына килде, анда судноларны җыю цехларында булды һәм пассажир судноларын карады.

2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 10,8 млн тоннадан артык тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 12,1 % югарырак.


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институтының 1 курс студенты Михаил Гыйззәтуллин «Яшь профессионаллар» X Милли Чемпионат-2022 финалында «Йөкләрне җибәрү» компетенциясендә 3 урын яулады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International