ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Идел һәм Кама елгалары акваториясендә су транспортын үстерүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф. М. Хәнифов, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С. Е. Иванов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Я. Лернер, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Р. Е. Лизалин катнашты


18
август, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Л.К. Сафиуллина катнашында министрлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына кирәкле мәктәп-язма кирәк-яраклар комплекты салынган сумкалар тапшырылды.

Юл-транспорт комплексы предприятиеләрен карау графигына туры китереп, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышлары дәвам итә.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Алексеевское – Высокий Колок» - Базяково – Тукай, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 8,4 – км 9,9 км участогында III техник категорияле автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,561 км тәшкил итә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

11
август, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт бирү өчен транспорт чараларын карау үткәрелә.

Бүген Казан елга портыннан Казан-Зөя-Казан маршруты буенча «Метеор-2020» тиз йөрешле яңа пассажир судносының беренче коммерция рейсы китте. Рейсларны «Татарстан Республикасы флоты»АҖ компаниясе башкара.

18 августтан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 3,3 км «Байлар Сабасы авылын урап узу» Татарстан Республикасы Төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында «Урыссу – Октябрьский» - Убсәләм - Уба» автомобиль юлында Дымка елгасы аша күпер ачылу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, «Главтатдортранс» ДКУ генераль директоры Эдуард Данилов һ. б. катнашты.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында «Чаллы – Бурды» автомобиль юлында Суксинка елгасы аша күпер ремонтлана.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International