23 октябрьдән техник сәбәпләр аркасында № 6749 нчы Казан – Бурундуки һәм № 6751 нче Казан – Елхово шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрәчәк.
Үзгәртелгән график буенча поездлар Яшел Дол - Ачкыч участогында барачак. Хәзерге расписание белән аерма 1 минуттан 3 минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
- «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасында;
- ШЯПК «Бердәмлек» сайтында https://sodruzhestvoppk.ru.