«Региональ, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында озынлыгы 1278 км булган Алексеевск – Югары Колок км 61+836-км 63+114 III техник категорияле автомобиль юлы ремонтланды.
Объектта проект-смета документациясендә булган япманы фрезерлау һәм 10224 м2 мәйданлы ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катламны урнаштыру, юл кырыйларын асфальт грануляты белән ныгыту буенча эшләр каралган.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан барлык эшләр тулы күләмдә башкарылган, объект файдалануга тапшырылган.