«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 08.11.2007 ел, № 257 – ФЗ Федераль законның 30 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Кичуй-Кузьминовка автомобиль юлында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә.
Транспорт чараларының автомобиль юлы буенча хәрәкәтен туктату 31.12.2024 елга кадәр дәвам итә, Татарстан Республикасы Төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы Әлмәт – Чупай, "Казан – Ырымбур" - Мәмәт – Чупай автомобиль юллары буенча һәм Татарстан Республикасы федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы Р-239 автомобиль юлы буенча Казан – Ырымбур – Акбулак – Казахстан Республикасы чиге юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасына ярашлы рәвештә юл билгеләре урнаштырылган.