024 елның 23 маеннан Бегишево аэропортыннан Антальяга очуларның чартер программасы старт ала.
2024 елның яз-җәй сезонында Төркиянең Corendon Airlines авиаперевозчигы FUN&SUN туроператоры мәнфәгатьләрендә Бегишеводан Антальяга чартер рейслар башкарачак.
Чартер программасы чоры 23.05.2024 елдан 22.10.2024 елга кадәр.
Атнага өч рейс ешлыгында очышлар 189 пассажирны йөртүгә исәпләнгән уңайлы Boeing 737-800 һава судноларында башкарылачак.
FUN&SUN туроператорының пакет турлары составында һәм аккредитацияләнгән агентлар челтәрендә билетлар.
*Corendon Airlines 2004 елда Анталия аэропорты базасында нигезләнгән төрек лоукостеры.
Фото: Радик Габдрахманов.