26 нчы декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Биектау авылынының Б. Красная урамында 168 йорт каршында 91 нче маршрут буенча йөрүче (МУП ПАТП-2) Нефаз автобусы йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.    
 
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
 
      Федераль юлларда 135 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 174.
 
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез 0 -2 гр., төнлә -2 -4 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International