20 декабрьдән транспорт карталарына абонемент билетларын рәсмиләштерү туктатылган

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе техник сәбәпләр аркасында 2013 елның 20 декабреннән транспорт карталарына барлык төр абонемент билетларын рәсмиләштерү туктатылуын хәбәр итә.
      Әлеге картаның 50 сум торган залог бәясен кире кайтару өчен шәһәр яны билет кассаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен пассажир билет кассасына төзек транспорт картасы, залог бәясен кайтару турында кулдан язылган гариза, залог бәясе түләнгән суммага чек (яисә чекның күчермәсен) һәм шәхес таныклыгын күрсәтергә тиеш.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International