“Казан” аэропорты Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
      «Казан» халыкара аэропорты коллективы кечкенә дусларын - Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Балаларны татлы бүләкләр белән шатландырырга аэропорт эшчеләре белән бергә бәйрәмнең төп персонажлары - Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр. Шушы мизгелдә балалар сырхаулары турында онытып бәйрәмнең яңа ел атмосферасына бирелделәр: алар биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, җырлар җырладылар һәм йомшак күңелле тылсымчылар белән фотога төштеләр.      
 
      Аэропорт эшчеләре балаларга һәм аларның ата-аналарына барлык теләкләре үтәлүен һәм, иң мөһиме, сәламәтлек теләделәр.
 
      Исегезгә төшерәбез, 2013 елның июлендә «Казан» халыкара аэропорты Анжела Вавилова исемендәге лейкемия авырулы балаларга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фондына керде. Фонд балаларга үзвакытлы ярдәм итү өчен түләүсез донорлар базасын оештыра.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International