ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Горький тимер юлы 2 мартта Татарстан Республикасында «Май чабу» бәйрәменә шәһәр яны туристик поездлары йөрешен оештырды. Бу көндә барлыгы 300 кеше күчерелгән.


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Горький тимер юлы кичүләрендә автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу саны 2025 елның гыйнварында узган елның беренче ае белән чагыштырганда 20% кимегән. Шулай итеп, 12 очрак теркәлгән.


28
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «ТР Флоты» АҖ балансында булган судноларны һәм дебаркадерларны ремонтлау буенча киңәшмә үткәрде.

«Казан Экспо» үзәгендә узучы концертларга бәйле рәвештә шәһәр яны поездлары билгеләнә.

Горький тимер юлының Буа станциясе бүлмә-музее ветераннарының Идел буе рокадасы төзелеше турындагы видеопроекты «ХХІ - җиңүчеләргә яшьлек» Бөтенроссия смотр – конкурсында призлы урын алды. Барлыгы 245 эш катнашкан.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ярдәмендә «Рәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында СВО ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасына заявкалар кабул итүне дәвам итә.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дом.РФ» АҖ рәисе урынбасары Алексей Ниденс белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 372 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 194 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 1889 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 48 тонна тоз тотылган.

Казан вокзал комплексыннан ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнварында 150 меңнән артык кеше файдаланган, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов видеоконференцэлемтә режимында "Заманча технологияләр – Россия юлларында: авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чараларын габаритлы контрольдә тоту" темасына багышланган семинарда катнашты. Чара Россия транспорт Министрлыгы, Ространснадзор һәм Росавтодор ярдәмендә узды. Семинарда «РАДОР» Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, РФ Дәүләт Думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Тен, транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Александр Проходцев һ.б. катнашты. ВКС режимында шулай ук РФнең 77 субъектыннан 250 дән артык юл җәмәгатьчелеге вәкиле катнашты. Семинарны «РАДОР» Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International