Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ярдәмендә «Рәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында СВО ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасына заявкалар кабул итүне дәвам итә.
Укыту программасы бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Укуларны түбәндәге темалар буенча гамәлдәге эшмәкәрләр үткәрә:
- "Бизнес өчен идеяне ничек сайларга?»;
- "Бизнес өчен акчаны каян алырга? Бизнеска дәүләт ярдәме чаралары нинди";
- "ИП яки ҖЧҖне ничек ачарга? Салым салу режимын ничек сайларга?»;
- "Товарны/хезмәтне ничек сатарга";
- "Сатучы сайтны ничек төзергә";
- "Клиентлар белән ничек эшләргә";
- "Бизнес өчен хезмәткәрләрне ничек табарга?».
Укулар 2025 елның 15-16 мартында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ямашев пр., 1нче йорт, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы. Укулар азагында сертификат бирелә.
Уку программасына гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/.
Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәге номеры буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90 яисә «Минем бизнес | Татарстан Республикасы» телеграмм-каналында: https://t.me/dom_pred_fpp_rt).