Горький тимер юлы 2 мартта Татарстан Республикасында «Май чабу» бәйрәменә шәһәр яны туристик поездлары йөрешен оештырды. Бу көндә барлыгы 300 кеше күчерелгән.
Татарстан Республикасында Зөя утрау-шәһәрчегендә узган «Май чабу - 2025» фестиваленә туристик мультимодаль маршруттан 300 пассажир файдаланган. Шәһәр яны поездлары кунакларны Зөя станциясенә кадәр алып барды, ә алга таба музей-тыюлыкка кадәр уңайлы автобуста трансфер оештырылды.
Шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны пассажирлар сайтта алырга мөмкин.