ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

16-18 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 54 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 132 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1144 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Республика юлларында 352 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 201.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

 

2016 нчы елның 21 декабреннән 3 шәһәр яны поездларының маршрутлары кыскартыла.

 

2017 нче елның 1 гыйнварыннан ике шәһәр яны поезды билгеләнә. 6751 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы поезды җомга һәм шимбә көннәрендә хәрәкәт итәчәк. Поезд билгеләнгән пункттан 16.09 кузгалып китә, 20.26 барып җитә.

 

Республика юлларында 319 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 189.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 35 очрагы, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 429 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

“Казан-Аэропорт” шәһәр яны поезды җәдвәленә үзгәрешләр кертелде.

 

28 нче декабрьдән Казан-Яр Чаллы маршруты рейслары сәгать саен җибәреләчәк.

Казанда 16 декабрьнең 22.00 сәгатеннән 20 декабрьнең 06.00 сәгатенә кадәр Гагарин һәм Ярослав Гашек урамнары киселешендә транспорт хәрәкәте өчен юл ябыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International