Яңа ел каникулларында һәм бәйрәм алды көннәрендә “Көнчыгыш” автовокзалы маршрутлар челтәрен киңәйтә

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникулларында һәм бәйрәм алды көннәрендә “Көнчыгыш” автовокзалы маршрутлар челтәрен киңәйтә. Шулай итеп, 28 нче декабрьдән Казан-Яр Чаллы маршруты рейслары сәгать саен җибәреләчәк.

Шулай ук түбәндәге өстәмә маршрутларга билетлар сатыла башлады:

Казан-Минзәлә (31 декабрь һәм 1 гыйнвардан кала, көн саен), Казан-Актаныш (26, 28 декабрь, 2, 4 һәм 7 гыйнвар), Казан-Алабуга (1 гыйнвардан кала, көн саен), Казан-Тольятти (29-31 декабрь һәм 2-10 гыйнвар), Казан-Чиләбе (27 декабрь һәм 5 гыйнвар), Казан-Пермь (26 һәм 28 декабрь, 1, 3, 5 һәм 7 гыйнвар), Казан-Мәскәү (27 һәм 29 декабрь, 2 һәм 4 гыйнвар).

2017 нче елның 8 гыйнварыннан автобусның китү вакыты төп җәдвәл буенча башкарыла.

Төгәлләштерү һәм урыннарга бронь ясау мәсьәләләре буенча автостанциянең белешмә хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 233-41-17 һәм 259-30-37.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International