Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 352 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 201.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 13 халыкара рейслар. 2367 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2385 кеше килгән.
19 нчы декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -3 - -8 градус.