16-18 декабрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы ачыкланган

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

 

16-18 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 54 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 132 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1144 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Декабрьнең 18 көне эчендә республикада 264 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 24 кеше һәлак булган һәм 321 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International