Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 319 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 189.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 11 халыкара рейслар. 2104 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2050 кеше килгән.
16 нчы декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -19 - -24 градус.