Яңа Чишмә муниципаль районында 30 апрельдән 31 майга кадәр Яңа Чишмә-«Шереметьевка-Кармалы» автомобиль юлының 0+000 чакрымнан 21+546 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен федераль әһәмияттәге «Казан-Оренбург» һәм төбәк әһәмиятендәге «Акеево-Чирмешән-Шентала»автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.