Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5099 кеше килгән, 4628 пассажир киткән.

8 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр, урыны белән 13 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Температура: +21..+26 °C.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International