Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4218 кеше килгән, 4508 пассажир киткән.
7 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны кыска вакытлы яңгырлар, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Температура: 18-23 градуска кадәр.