ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген иртән Пассажирлар-Казан станциясенә “Җиңү поезды” килде. Бу традициягә кергән ретро-поезд, Горький тимер юлында Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр ел формалаштырыла.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда 8 майдан алып 5 июньгә кадәр Шәһәр урамының 9 һәм 11 номерлы йортлары янындагы участогы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Юлны Исаев урамыннан Көнчыгыш урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә ябу планлаштырыла.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. 2193 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2372 кеше килгән.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
4 майда сәгать 8.00 Пассажирлар-Казан станциясенә “Җиңү поезды” киләчәк. Матур традициягә тугрылыклы калып, Горький тимер юлында Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр ел ретро-состав - Җиңү поезды формалаштырыла.
Бөреле станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле 5 майда дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Агымдагы елның язгы чорында автомобиль юлларының аварияле участокларында 320 мең кв.м мәйданда чокырларны ямау планлаштырыла.
Казанның “Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырды.
“Федераль пасссажир компаниясе” АҖ Мәскәү-Казан юнәлешендә 24/23 нче номерлы яңа ике катлы поезд җибәрә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 289 автобус чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International