ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән станциясенең 758 нче чакрымында тимер юл аша автомобиль транспорты өчен юл үткәргече төзелеше бара.

«Казан» халыкара аэропортында 2013 нче елның 10 ае нәтиҗәләре буенча уртак пассажир агымы 1 млн 577 мең 780 пассажир тәшкил итте,  бу 2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,3% артыграк.
Республика юлларында үткән тәүлектә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 104 очрагы, 24 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 463 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе яңабилет бастыручы автоматлар сатып ала.
Беларусь Республикасында «Татнефть» бренды астында тугызынчы автомат ягулык салу станциясе ачылды.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 741 нче “Татарстан Республикасы юл хуҗалыгының 2013-2014 елларда көзге-кышкы эшләргә хәзерләү турында”гы боерыгы белән уртак куллануда булган автомобиль юлларны кышкы шартларга хәзерләү буенча чаралар планы расланган.
ТР Мөслим муниципаль районында “Әлмәт–Мөслим-Игенче” автомобиль юлының төзелеше тәмамланды.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Үткән ялларда Казан автотранспорт техникумының спортзалында өстәл теннисы һәм стритбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының II этабы булып узды. Ярышлар “Сәламәтлек-2013” Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында барды.

Бүгенге көннән 31 нче декабрьгә кадәр суүткәргеч трубаларны төзекләндерү эшләре бару сәбәпле “Питрәч-Чита-Янцевары”автомобиль юлының 21 нче чакрымыннан 22 чакрымына кадәр участогында юлның бер полосасы вакытлыча ябылачак.

2013 елның гыйнвар-октябрь айларында ГТЮ Казан төбәгендә ерак араларга баручы поездларга терминал аша 191 меңнән артык пассажир билетлар  рәсмиләштергән, аларның 120 меңнән артыгы – Казанда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International