Транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында “Сәламәтлек-2013” Спартакиадасының II этабы булып узды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
      Үткән ялларда Казан автотранспорт техникумының спортзалында өстәл теннисы һәм стритбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының II этабы булып узды. Ярышлар “Сәламәтлек-2013” Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында барды.
      Өстәл теннисы буенча беренчелекне Әлмәттән «СМП-Нефтегаз» ААҖ командасы яулады. Казаннан МУП ПАТП-4 спортчылары икенче урын алды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы спортчылары өченче урында.
      Стритбол буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре җиңүче итеп танылдылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International