ГТЮ Казан төбәгендә 35 билет бастыручы автомат эшли

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе яңабилет бастыручы автоматлар сатып ала.
      Яңа техник чаралар шәһәр яны поездларына билетлар рәсмиләштерү белән бәйле процессларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Билет сатуның берничә төр ысулы каралган, ул пассажирларга транспортта йөрү өчен уңайлы, тиз һәм үзвакытлы түләү мөмкинлеген бирә.
      Бүгенге көнгә Казан төбәгенең Казан-1 вокзалында сигез, Казан-2 вокзалында дүрт автомат эшли. Шулай ук яңа техника Чебоксар, Яшел Үзән вокзалларында, “Әмәт” метросы туктау пунктында, Васильево, Арча станцияләрендә куелган. Барлыгы шәһәр яны компаниясенең хезмәт күрсәтү территориясендә 35 билет бастыручы автомат эшли.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International