“Татнефть” Беларусиядә яңа автомат ягулык салу станциясе ачты

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
      Беларусь Республикасында «Татнефть» бренды астында тугызынчы автомат ягулык салу станциясе ачылды.
      Яңа станция Гомель шәһәрендә ачылды. Бу Гомель төбәгендә беренче һәм Беларусь Республикасында тугызынчы станция. Гомель төбәгендә барлыгы биш «Татнефть» ягулык салу станциясе төзү планлаштырылган, аларның өчесе Гомельдә булачак.
      Яңа «Татнефть» ягулык салу станциясендә берьюлы дүрт җиңел һәм ике йөк машинасы ягулык сала ала. Монда югары сыйфатлы бензин, дизель ягулыгы һәм газ сатыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International