«Казан» аэропортында 2013 нче елның 10 аена 1,5 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
      «Казан» халыкара аэропортында 2013 нче елның 10 ае нәтиҗәләре буенча уртак пассажир агымы 1 млн 577 мең 780 пассажир тәшкил итте,  бу 2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,3% артыграк.
      Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында халыкара пассажир агымы 810 мең 492 пассажир тәшкил иттте, бу 2012 нче елның шул ук чоры күрсәткечләрен 33,1% арттыра. Анталья, Стамбул, Хургада, Шарм-Эль-Шейх, Ираклион, Дубай, Дүшәнбегә кадәр маршрутлар бигрәк тә популяр. Сизелерлек үсеш Бангкок, Шарджа, Салоники, Гоа, Монастир, Киев, Симферополь, Фергана, Алматы юнәлешендә билгеләнгән.
      Казан аэропортында эчке һава юнәлешендәге пассажир агымы 2013 нче елның гыйнвар-октябрь айларында 767 мең 288 пассажир тәшкил итте, бу 2012 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,8% артыграк. Иң зур пассажирлар үсеше Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Краснодар, Сочи, Самара, Минеральные Воды юнәлешендә теркәлгән.
Самолетларның очу саны 28,5% арткан. Әгәр 2012 нче елның 10 аена 8540 булса, агымдагы елның отчет чорында 10974 тәшкил итте.

      2013 нче елның октябрь нәтиҗәләре буенча «Казан» халыкара аэропортында пассажир агымы 171 мең 150 пассажир тәшкил итә, бу 2012 елның октябрь аеннан 27,9% күбрәк. Халыкара пассажирлар агымы агымдагы елның октябрь аена 83 мең 792 пассажир тәшкил итте. Аэропортның эчке юнәлешләрдә пассажир агымы үткән айда 33% үсте һәм 87 мең 358 пассажир тәшкил итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International