Үткән тәүлектә республика юлларында ЮХИДИ инспекторлары 1688 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагын ачыклаганнар

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
      24 ноябрьдә 22.00 сәгатьтә Казан – Оренбург автомобиль юлының 53 чакрымында “Лада Приора” автомобиле йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган, һәм кюветка төшеп капланган. Йөртүче шунда ук һәлак булган, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
      Үткән тәүлектә республика юлларында ЮХИДИ инспекторлары 1688 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагын һәм балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртүнең 228 очрагын ачыклаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International