2014 елда ерак араларга баручы поездларга билетларны 50% ташлама белән алырга була

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
      2014 елда “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ пассажирларга яңадан “Алдан ук планлаштырыгыз!” һәм “Күбрәк алыгыз – азрак түләгез!” махсус тарифлар тәкъдим итә.
      18 нче ноябрьдән 2014 нче елның 1 гыйнварындаерак араларга китүче поездларга билетлар сатыла башлады. Бу көннән “ФПК” ААҖнең купе вагонлы поездларына “Алдан ук планлаштырыгыз!” махсус тарифы буенча 50% ташлама белән билетлар сатып алырга була. Тик билетлар поезд китәргә 45 тән 35 тәүлеккә кадәр алдан алынган булырга тиеш. Акция 2014 елның 1 гыйнварыннан 24 апреленә кадәр китүче поездларга кагыла.
      Шулай ук 18 ноябрьдән купе вагоннарга билетларны “Күбрәк алыгыз – азрак түләгез!” махсус тарифы буенча алырга була. Бу тариф пассажирларга билет бәясенең 10% экономия ясарга мөмкинлек бирә, тик билетлар берьюлы ике якка да 2014 елның 1 гыйнварыннан 7 маена кадәр һәм 10 маеннан 31 декабренә кадәр китүче поездларга алынырга тиеш.   

      Пассажирлар өчен барлык тәкъдимнәрне http://pass.rzd.ru сайтында карага була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International