25 нче ноябрьдә Татарстанда 17 юл-транспорт һәлакате булган

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда 17 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
25 ноябрьдә 11.10 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 748 чакрымында “Скания” автомобиле йөртүчесе каршы як юлга чыгып «Вольво FH12» һәм «Фольксваген Крафтер» автомобильләре белән бәрелешкән. “Скания” автомобиле йөртүчесе шунда ук һәлак булган. «Фольксваген Крафтер» автомобиле йөртүчесе һәм пассажирлары, барлыгы 7 кеше, төрле тән җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган.
25 ноябрьдә республика юлларында барлыгы 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 101 очрагы, 36 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 583 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International