Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 300 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 23 халыкара рейслар. 3199 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2617 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 32 рейс башкарган.
      21 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяктан талгын җил,  явым-төшемсез.  Температура көндез +17 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International