Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 20 июле, якшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 301 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 37 халыкара рейслар. 4539 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4599 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 50 рейс башкарган.
      20 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяктан талгын җил, температура көндез +15 +20 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International