ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зур Кызыл урамның 66 нчы номерлы йорты янында ягулык трассасы, су үткәргеч һәм канализация сузу буенча эшләр планлаштырылган, урам этаплап ябылачак. Кече Кызыл урамның 8 нче номерлы йорты янындагы участок тулысынча ябыла, анда су үткәргеч һәм канализация сузылачак.
Юдино-Яңа Аракчино аралыгындагы тимер юлларда ремонт эшләре башкару сәбәпле, 19 һәм 25 сентябрьдә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә.
ТР Әлки муниципаль районының “Сихтермә-Хузангай авылына керү юлы” автомобиль юлында Сихтермә-Хузангай авылы янындагы Инча елгасы аша күпер реконструкциядән соң файдалануга кертелде.

ТР Арча муниципаль районында “Шушмабаш-Сәрдәбаш” автомобиль юлын реконструкцияләү төгәлләнде.

Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 27 халыкара рейслар. 3644 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3640 кеше килгән.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Күпер Лениногорск-Чирмешән-Андреевка автомобиль юлының 18 нче чакрымында урнашкан, ул иске күпер урынында төзелде.
Автомобиль юлы 2014 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм IV  техник категория нормативы буенча 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.

10 сентябрьдән алып 30 сентябрьнең 20.00 сәгатенә кадәр Шәмәрдән станциясендәге 893 нче чакрымда тимер юл аркылы чыгу  урыны автомобиль транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 255 автобус чыккан.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районында “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 6+117 чакрым участогында Мәчкәрә елгасы аша үтүче күперне капиталь ремонтлау төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International