Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 276 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 27 халыкара рейслар. 3644 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3640 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 64 рейс башкарган.
      11 нче сентябрьдә республикада явым-төшемсез һава торышы көтелә, кайбер районнарда томан, салмак җил. Температура көндез +17 +22 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International