19 һәм 25 сентябрьдә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
      Юдино-Яңа Аракчино аралыгындагы тимер юлларда ремонт эшләре башкару сәбәпле, 19 һәм 25 сентябрьдә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә.
      Түбәндәге поездлар Юдино Восточный парк т.п, Юдино ст., ВРД т.п. һәм Займище т.п. тукталышсыз хәрәкәт итәчәкләр:
- 6351 нче Казан – Канаш поезды (04:10 китә 06:42 килә);
- 6363 нче Казан – Албаба поезды (04:22 китә06:15 килә);
- 6321 нче Казан – Паратск поезды (06:05 китә07:26 килә).
      6351 нче Казан – Канаш поезды расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Казаннан 03:50 китә, Адмиралтейство бистәсе 03:53-03:54, аннан соң Васильевога кадәр тукталышсыз 04:24-04:25, аннан соң гамәлдәге расписание буенча, Канашка 06:42 килә;
      6321 нче Казан – Паратск поезды расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Казаннан 05:25 китә, Адмиралтейство бистәсе 05:29-05:30, аннан соң Обсерватория т.п. кадәр тукталышсыз 06:03-06:04, 774 км т.п. 06:07-06:08, 771 км т.п. 06:11-06:12, Васильево 06:16-06:17, 766 км т.п. 06:20-06:21, Атлашкино т.п. 06:23-06:24, Яшел Үзән 06:30-06:36, Паратскига 06:46 килә.
    Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International