Горький тимер юлының Казан төбәге кышка хәзерлек алып бара

2014 елның 19 сентябре, җомга
Кышкы чорда сыйфатлы һәм эзлексез эшләү өчен Горький тимер юлының Казан төбәгендә һәм “РТЮ” ААҖ структура бүлекчәләрендә тикшерү үткәрелә.
          Юл штабы оештырылган, төзелгән план нигезендә юлның барлык бүлекчәләрендә, төбәк дирекцияләрендә эшләр башкарыла. Барлык станцияләрдә һәм аралыкларда үзвакытлы кар чистарту һәм кар чистартучы техниканың куелышы буенча чаралар билгеләнгән.
          Шулай ук ГТЮ Казан төбәгендәге 14 вокзалда (Казан-1, Казан-2, Сосновка, Нократ Аланы, Кукмара, Шәмәрдән, Буа, Албаба, Чамзинка, Свияжск, Алатырь, Канаш, Чебоксар, Йошкар-Ола) җылылык системалары тикшерелгән, ишекләр һәм тәрәзәләр ремонтланган, биналар буялган. 243 пассажирлар платформаларында плитәләр, киртәләр, урындыклар ремонтланган.
          Төбәк үзәге хезмәткәрләре махсус кышкы өске кием белән тәэмин ителгән.
          Кышка әзерлек 1 ноябрьгә төгәлләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International