Яр Чаллыда транспорт белән тәэмин итүне үстерү кысаларында Сөембикә проспектында яңа трамвай линиясен салу буенча эшләр дәвам итә.
Трамвай линиясе Беляев проспектыннан “Педагогика институты” тукталышына кадәр сузыла. Нәтиҗәдә, ул шәһәрнең яңа һәм иске өлешен тоташтырачак.
Бүгенге көндә барлык хәзерлек эшләре башкарылган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән вакыт кысан булу сәбәпле, төзү-монтаж эшләре тизләтелгән режимда бара. Яңа линияләрдән тизләтелгән трамвай җибәрү планлаштырыла. Трамвай линиясен төзү 530 миллион сумга төшәчәк. Аны агымдагы елның декабрендә тапшыру планлаштырыла.
Төзелешнең заказчысы – “Главтатдортранс” ДКУ, проектчысы - “Татэлектромонтаж” ААҖ.