30 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 25 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 483 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Кама Тамагы районында Кече Кариле-Балтач участогында Красновидово-Сүки автомобиль юлы төзелеп бетте.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 234 автобус чыккан.