“Көньяк” автовокзалы ноябрь бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режим белән эшләячәк

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
“Көньяк” автовокзалы ноябрь бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режим белән эшләячәк.
“Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә өстәмә рейслар оештыра. 30 октябрьдә 8.00 сәгатьтә Уфага, 31 октябрьдә 17.50 сәгатьтә Ырынбурга китәргә була. Шулай ук Тольятти, Димитровград, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Нурлат, Чирмешән, Болгар һәм Базарлы Матак юнәлешендә рейслар билгеләнгән.
Автовокзал дирекциясе хәбәр иткәнчә, махсус бәйрәм көннәрендә - 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә беренче тапкыр Казан-Чистай юнәлешендә автобус маршруты старт алачак. Рейсларда 43 урынлы уңайлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк.
Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International