Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 1 ноябре, шимбә
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 9 тапкыр тизлек режимын бозганнар, маршруттан тайпылуның 51 һәм контроль ноктага соңга калуның 133 очрагы теркәлгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарган, аларның 2-се тоткарлану белән.

1 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар һәм яңгыр. Температура +1 +5 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International