Кама Тамагы районында Красновидово-Сүки автомобиль юлы участогы төзелеп бетте

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

      Кама Тамагы районында Кече Кариле-Балтач участогында Красновидово-Сүки автомобиль юлы төзелеп бетте.
      5,375 км озынлыктагы юл V техник категория нормативы буенча 6 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән проектланды.
      Яңа юлда 220 сигнал баганалары, 27 юл билгесе, 4 суүткәргеч торба, металлдан 704 п.м барьер коймалар куелды. Төзелеш барышында 1 автобус тукталышында павильон урнаштырылды.
      Яңа юл Балтач торак пунктын төбәк әһәмиятендәге юл белән тоташтыра. Авыл эчендә шулай ук вак таш-ком катнашмасыннан яңа юл салынды. Ул үзәк урамнан үтә, озынлыгы 600 м тәшкил итә.
      Эшләрнең проект төзүчесе - “Транспроект” ЯАҖ, генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International