Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 25 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 32 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 8 тапкыр тизлек режимын бозганнар, маршруттан тайпылуның 57 һәм контроль ноктага соңга калуның 130 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 268 берәмлек юл техникасы эшләгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарган, аларның 1-се тоткарлану белән.

2 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, кайбер районнарда томан. Температура +3 -2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International