ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның гыйнвар-октябрь айларында Горький тимер юлы, ГТЮ территориясендәге “РТЮ” ААҖ филиаллары һәм бүлендек җәмгыятьләре төбәк һәм җирле бюджетларга 10,6 миллиард сум акча күчерделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 28 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 496 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 210 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Уңайлы автобуслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Төньяк” автовокзалыннан 8.40 сәгатьтә кузгалачак. Кире якка автобус – 15.30 сәгатьтә. Билет бәясе – 150 сум.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта «Аэропорт «Бугульма» ҖЧҖ, «Казанское ПАТП-9» ҖЧҖ һәм «Казанское ПАТП-1» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 221 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 12 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы  һәм контроль ноктага соңга калуның 134 очрагы  теркәлгән.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 566 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 221 автобус чыккан. Автобусларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тизлек режимын бозу, 61 билгеләнгән маршруттан тайпылу һәм 122 тикшерү урынына соңга калу очрагы теркәлгән.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
24 нче ноябрьдән Албаба станциясеннән Буа станциясенә кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәте туктатылу сәбәпле, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан-Буа автобус маршрутының кайбер рейсларында хәрәкәт схемасын үзгәртте.
“Икътисадның реаль секторы белән идарә итү” номинациясендә безнең хезмәттәшебез Юлия Сибгатуллина җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International