Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 210 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 67% кимегән). Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы  (күрсәткеч шул ук) һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы (күрсәткеч 11% кимегән) теркәлгән.
 
Республика юлларында 288 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 18 халыкара рейслар. 2381 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2877 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган, 4-се тоткарлану белән.
 
27 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар, көнбатыштан талгын җил. Температура -4 -9 гр. Юлларда урыны белән бозлавык. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International