26 февральдә 4 шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
26 нчы февральдә Зөя-Яшел Үзән аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле 4 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
6003 нче номерлы Казан-Зөя (12:23 китә - 13:44 килә) һәм 6004 нче номерлы Зөя-Казан (14:22 китә - 15:40 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәкләр, Зөя-Яшел Үзән участогында расписаниедән алыначаклар.
6365 нче Казан-Албаба (13:50 китә - 15:45 килә) һәм 6366 нчы номерлы Албаба-Казан (16:30 китә - 18:27 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәкләр, Яшел Үзән-Албаба участогында расписаниедән алыначаклар.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International