«Казан» халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” милли премиясе җиңүчесе булды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Казанхалыкара аэропортыРоссия һава капкаларымилли премиясенеңИң яхшы аэропорт-2014” номинациясендә җиңүче булды (елына 2 млн. пассажирга кадәр). Тантаналы бүләкләү чарасы 11 февральдә Мәскәүдә Аэропортлар инфраструктурасы һәм гражданлык авиациясенең икенче милли күргәзмәсе кысаларында үтте.
Ел саен бирелә торган “Россия һава капкалары” премиясенең нигез салучысы - Һава транспорты федераль агентлыгы. Аэропортлар инфраструктурасы һәм гражданлык авиациясенең милли күргәзмәсен оештыручылар – “Рид Элсивер” ҖЧҖ һәм Airports International тармак журналы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International