11 февральдә республика юлларында 549 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 549 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Февральнең 11 көнендә республикада 98 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 111 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International