Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 329 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 208 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 2240 тонна ком-тоз катнашмасы, 26 тонна тоз тотылган.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Зеленодольск муниципаль районы Советы һәм Зеленодольск шәһәре Советының уртак утырышында катнашты. Чара Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәге мәйданчыгында узды.
Иртәгә, такси буенча гаризаларны кабул итү һәм карау өчен билгеләнгән кабул итү көне чәршәмбегә күчерелә, 26.02.2025, 08:30 - 12:00.
Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнварында 442 меңнән артык пассажир файдаланган. Бу узган елның беренче аена караганда 4,8% күбрәк.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк. Агымдагы елда 29 ясалма корылманы ремонтлау һәм 2 күпер төзү планлаштырыла, шуларның 9 объектында эшләр 2024 елда башланган.
Батырлык, хәрби батырлык, намус һәм тугрылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу көн төрле чорларда кулларына корал тотып Ватанны саклауга баскан чын ир-атларга багышлана. Сезнең каһарман һәм фидакарь булуыгыз ярдәмендә без бөек һәм ирекле илдә яшибез.
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга уңайлы булсын өчен шәһәр яны поездларының составы арттырылды.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан Кытайның Санья курортына (Хайнань утравы, КХР) туры очышлар программасы эшли башлый.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 344 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 205 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 1713 тонна ком-тоз катнашмасы, 20 тонна тоз тотылган.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов төзелеш материалларын сатып алганда биржа сатулары механизмын сынау буенча катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында чарада юл оешмалары (подрядчылар) һәм тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.