ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Казан Пассажирлар вокзалында Горький тимер юлының Казан регионы хезмәткәрләре арасында Instagram да фотоэшләр бәйгесендә җиңүчеләрнең эшләреннән оештырылган экспозиция белән танышырга мөмкин.
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 елның беренче кварталында төбәк һәм җирле бюджетларга 2 миллиард 167 миллион сум акча күчергән.
2015 елның 1 апреленнән автомобиль һәм шәһәр җир өсте пассажирлар транспорты предприятиеләрендә 1 разрядлы эшчеләрнең тариф ставкалары айга 5904 сумнан 6648 сумга кадәр артты.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 321 автобус чыккан.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Горький тимер юлы полигонындагы шәһәр яны электр поездларының хәрәкәте үзгәрәчәк.
Май бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласына Мәскәү, Түбән Новгород, Самара һәм Екатеринбургтан дүрт туристик поезд киләчәк.
Бүген матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында онлайн режимында брифинг узды. Ул 2015 елда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертүгә багышланды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 319 автобус чыккан.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның беренче кварталында шәһәр яны тимер юл транспорты белән 2,2 млн. пассажир файдаланган, шул исәптә 345 мең тирәсе федераль һәм төбәк ташламаларга ия булучы пассажирлар һәм 309 мең студентлар һәм мәктәп укучылары.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге барлык предприятиеләрдә апрель-май айларында традициягә кергән “Яшел яз” дип аталган чара оештырыла. Ул тимер юлларны һәм тимер юл предприятиеләре янындагы территорияләрне санитар-эстетик хәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International