Май бәйрәмнәрендә Казан дүрт туристик поездны кабул итәчәк

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
          Май бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласына Мәскәү, Түбән Новгород, Самара һәм Екатеринбургтан дүрт туристик поезд киләчәк. Тур кысаларында ике экскурсия маршруты тәкъдим ителә. Беренче программа шәһәр буенча истәлекле урыннарга күзәтү экскурсиясен үз эченә ала. Икенче экскурсия маршруты, Казан Арбаты белән танышу урынына, Татарстан башкаласы кунакларына Раифа Богородицк монастырена барырга һәм Барлык Диннәр гыйбадәтханәсе белән хозурланырга мөмкинлек бирәчәк.
          Мәскәүдән Казанга турлар 30 нчы апрельдән алып 2 нче майга кадәр башкарылачак, Самарадан Казанга – 1 нче майдан 3-сенә кадәр, Екатеринбургтан – 8 нче майдан алып 10 нчы майга кадәр, Түбән Новгородтан – 9 нчы майдан алып 11 нче майга кадәр.
          Тулырак мәгълүматны шәһәрдәге туристик фирмалардан, шулай ук “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ сайтыннан яисә 8 (499) 262-09-79 телефон номеры аша белешергә мөмкин.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International