Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә апрель-май айларында традициягә кергән язгы өмә оештырыла

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге барлык предприятиеләрдә апрель-май айларында традициягә кергән “Яшел яз” дип аталган чара оештырыла. Ул тимер юлларны һәм тимер юл предприятиеләре янындагы территорияләрне санитар-эстетик хәлгә кертүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, тимерьюлчылар хезмәт биналарын, вокзал яны мәйданнарын, пассажирлар платформаларын, станцияләрне тәртипкә китерәләр һәм төзекләндерәләр.
Көн саен Идел-Кама төбәгендә өмә кысаларында 300 артык хезмәткәр катнаша, алар тимер юл инфраструктурасы объектлары янындагы 7-10 кв.м территорияне җыештыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International